Илназ Гарипов концерты: чәчәкле яшь кызлар, үбешүләр, фокуслар [+фоторепортаж]
15 ноябрь Казанның филармония залында автор-башкаручы Илназ Гариповның үзгә концерты үтте. Тамашада яшь кызлар чиратлашып чәчәк ташыды, берәм-берәм Илназ битеннән үбеп тордылар. Җырчы аларны моңлы, йөрәктән чыккан җырлары, фокуслары, тәмле теле белән сөендерергә тырышты. Үзе алып баручы, үзе җырчы, үзе музыкант, фокусчы булды.